Түбән Камада элекке шәһәр башлыгыннан торакка сертификат алган Мөхеддин Холзоду ике айга сак астына алынган

Холзуду гаиләсе

Холзудуның дүрт баласы бар

Түбән Камада элекке шәһәр башлыгы Рамил Муллиннан торакка сертификат алган күпбалалы ата Мөхеддин Холзоду ике айга сак астына алынган

Chelny-biz үз чыганакларына таянып язуынча, аны субсидия алу вакытында алдауда шикләнәләр.

Март башында Рамил Муллин дүрт баласы булган Мөхеддин Холзоду белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирде.

Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашты.

Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдерде, мыскыллы сүзләр язучылар да булды.

Соңрак Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты.

Кайбер федераль басмалар Муллинның эштән китүен әлеге сертификатның таҗик гаиләсенә бирелүе белән бәйләде.

Chelny-biz язуынча, бүген чикләү чарасы каралганда мәхкәмә утырышына журналистлар кертелмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!